31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Укытучының үз фәне буенча белемен БДИ ярдәмендә генә ачыклап була – профсоюз җитәкчесе
3 ноябрь көнне Татарстанның база гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч белем сыйныфлары укытучылары һәм төрле предмет педагоглары белемнәрен сынаячак. Укытучылар өчен оештырылган Бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материаллары буенча имтихан белем сыйфатына бәя бирүдәге республика системасы чараларын тормышка ашыру өчен оештырыла. Башлангыч сыйныф укытучылары беренче тапкыр сынау тота Татарстанның Мәгариф һәм...
-
Татарстанда кыз баланы байбак дип аткан аучыны хөкем итәләр
Тау башында селфи төшкәндә 15 яшьлек кыз баланы атып киткән ир-атның җәнлек аулауга рөхсәте булмаган. Татарстанның Тикшерү комитеты 57 яшьлек Дамир Газизовка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Дамир Газизов саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Ул кыз баланы байбак дип белеп, аңа ике тапкыр аткан, дип хәбәр итә Россия...
-
Каникулларда Бөгелмә мәчетендә "Сәлам" рухи сәламәтләндерү үзәге эшли
Бөгелмәдә балаларны каникул вакытында мәчеткә чакыралар. Көзге каникуллар вакытында, ягъни 31 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Бөгелмәнең үзәк мәчетендә "Сәлам" рухи сәламәтләндерү үзәге эшли. Әлеге үзәккә теләгән һәр бала килә ала. Биредә рухи һәм физик тәрбия бирү белән шөгыльләнәләр, балалар өчен махсус чаралар оештыру каралган.
-
Мөселманнарның тырнак кисү тәртибе
"Тухфатүль әбрар" китабында шулай язылган: «Тырнак болай алына: уң кулының имән бармактан башлап чәнчә бармаккача, аннары сул кулы чәнчә бармактан баш бармакка хәтле. Ахырдан уң кул баш бармагы тырнагы киселә. Аяк тырнаклары уң аякның кечкенә бармактан башлап сул аягының кечкенә бармакта тәмамлана». «Шәрхи әврад»та шулай диелгән: «Тырнакны көндез дә, төнлә...
-
Төсенә карап, өстенлек бирегез!
Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар. - Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә. - Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз -...
-
Ел ахырына Бөгелмә ятимнәре дә өй туйлары уздырыр...
28 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, быел Татарстанда 1 миллион 857,6 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Социаль ипотека программасы буенча 3 754 фатирлы 89 йорт төзелгән. Программа кысаларында төзелүче 104 объектның 95е әзер диярлек, 9 объектта эшләрнең яртысы башкарылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин...
-
Бөгелмәнең ял базасында – Ачык ишекләр көне
"Яшьләр сертификаты" республика проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә муниципаль районының А. Губин исемендәге ял базасында балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы яшүсмерләр өчен "Ачык ишекләр көне" узды. Проект Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия белән берлектә башкарылды. Малайлар һәм...
-
А. Губин исемендәге ял базасында – Ачык ишекләр көне (ФОТОЛАР)
-
“КНИТУ” Бөгелмә филиалында “Ачык ишекләр көне” булып узды
28 октябрь көнне "КНИТУ" Бөгелмә филиалында традицион "Ачык ишекләр көне" булып узды. "КНИТУ" бинасына булачак абитуриентлар килде. Алар университеттагы укыту алымнары турындагы мәгълүмат алды, уку учреждениясенең тарихы белән танышты, педагоглар белән аралашты.
-
"Көзге төсләр балкышы" бәйгесенә Бөгелмәдән Рөстәм Хөснуллин кушылды
-
Бүген бөгелмәлеләрне Данир Сабиров көлдерәчәк
Бүген Бөгелмәнең Техника йортында Данир Сабиров концерт куячак. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана.
-
Бөгелмәдә техника кышка әзерме?
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Чистый город" җәмгыятендә кар чистарту техникасының кышка әзерлеген тикшерде. - Бүгенге көндә булган техника, ә бу 3 - грейдер, 3 - кар төяүче машина, 8 самосвалыбыз кышкы эшләргә тулысынча әзер. Гомумән алганда, кар чистартуда 18 машина катнаша алыр дип планлаштырабыз. Төрле оешмалар...
-
Иң файдалы чипсылар
Балагыз бәрәңге чипсыларын ярата, ә сез сабыегызның сәламәтлеге өчен борчылып, аны сатып алудан тыелып йөрисезме? Бу очракта чипсыларны үзегезгә ясарга өйрәнү кирәк. Тәмле ашамлыкны өй шартларында әзерләүнең бернинди авырлыгы да юк . Сезгә бәрәңге, көнбагыш мае, тоз һәм фри бәрәңгесен әзерләү өчен тәмләткеч кирәк булачак . Чистартылган бәрәңгене бик юка...
-
Ринат Рахматуллинны концертка кертмәгәннәр
Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллин «Мишәрләрем» проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады. Ринатның бу шәһәрләргә ни сәбәпле килә алмавын белергә теләп, җырчының тугры тамашачылары безгә мөрәҗәгать итте. Без исә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Ринат Рахматуллинның үзе белән элемтәгә кердек. - 22 октябрьдә - Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта...
-
Синоптиклар һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә - республикада буран, кар һәм бозлавык көтелә. 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә һава торышы сизелерлек бозылачак. Кар, юеш кар, буран, секундына 15 метрга кадәр көчәючән көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан исүче җил көтелә. Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә...